Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда 300 пенсионерга компьютер серләрен өйрәтәчәкләр

Пенсионерларны компьютерда эшләргә инде 2007 елдан ук өйрәтәләр. «Өченче буын университеты» дигән проект республиканың Пенсионерлар берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Компьютер белән эш итәргә өйрәнгән әби-бабайлар интернеттан түләүләр ясый, торак-коммуналь хуҗалыгы хисапларын күзәтә алачак. Безнең районда, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре әйтүенчә, "Компьютер белемнәре нигезләре" программасын тормышка ашыру...

Пенсионерларны компьютерда эшләргә инде 2007 елдан ук өйрәтәләр. «Өченче буын университеты» дигән проект республиканың Пенсионерлар берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Компьютер белән эш итәргә өйрәнгән әби-бабайлар интернеттан түләүләр ясый, торак-коммуналь хуҗалыгы хисапларын күзәтә алачак. Безнең районда, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре әйтүенчә, "Компьютер белемнәре нигезләре" программасын тормышка ашыру урыны буларак 14 урта мәктәп сайлап алынган. Һәр авыл җирлегеннән 15 өлкән кешене укыту планлаштырыла. Шулай итеп, компьютерны өйрәнергә теләк белдергән барысы 300 пенсионерга 72 сәгатьлек программа нигезендә информатика укытучылары заман техникасы "гыйлеме" бирәчәк. Укуларның 20 октябрьдән башланып китүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев