Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашыбыз – “Илаһи моң” иясе

Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкарьләребезне башкаручыларның төбәкара «Илаһи моң» бәйгесе төгәлләнде.

Конкурста катнашучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен (мөнәҗәт­ләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үр­нәк­ләрен башкаруда, татар мәкаме белән Коръән укуда бәйге тоттылар. Йомгаклау этабына Русиянең төрле төбәкләреннән (Ханты-Мансийск, Тобольск, Мари-Эль, Ульяновск, Пермь, һ.б.) һәм Татарстаннан 152 катнашучыдан 34 башкаручы һәм 12 иҗат төркеме сайлап алынган иде. Финал өлеше онлайн форматта үтте. Җиңүчеләр арасында райондашыбыз – Шекше мәдәният йорты каршындагы “Зиләйлүк” фольклор коллективыннан Фирдәүсә Кәбирова да бар. Фирдүсә ханым балачагында әнисе Асылбикәдән өйрәнеп калган “Сак-сок” бәетен башкарып III дәрәҗә лауреат исе­менә лаек булды һәм кыйммәтле сертификат, китаплар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X