Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләребезне “Мишә дулкыннары” клубында көтәбез

Шушы көннәрдә "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмәсе утырышы булды. Башта оештыру мәсьәләләре каралып, берләшмәне "клуб" итеп үзгәртү турында уртак фикергә киленде. "Мишә дулкыннары" әдәби клубының оештыручы-җитәкчесе итеп китапханәче Гөлнара Мостафина сайланды. Әдәби консультант итеп Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Нәҗмиев билгеләнде. Алга таба "Мишә дулкыннары" әдәби клубы утырышлары һәр айның...

Шушы көннәрдә "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмәсе утырышы булды. Башта оештыру мәсьәләләре каралып, берләшмәне "клуб" итеп үзгәртү турында уртак фикергә киленде. "Мишә дулкыннары" әдәби клубының оештыручы-җитәкчесе итеп китапханәче Гөлнара Мостафина сайланды. Әдәби консультант итеп Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Нәҗмиев билгеләнде. Алга таба "Мишә дулкыннары" әдәби клубы утырышлары һәр айның соңгы сишәмбесендә район китапханәсенең уку залында үтәчәк. Аның чираттагысы 2014 елның 26 августына билгеләнде. Анда шигырь төзелеше, аларны язуны камилләштерү мәсьәләләре каралачак. Авылларда яшәп иҗат итүче шагыйрьләребезне дә эшлекле сөйләшүгә чакырып калабыз. Үзегез белән кулъязма үрнәкләрне дә ала килүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев