Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев: Татар телен өйрәнеп, Татарстанның Президенты була аласың

Депутат татар телен укып, кем була аласың дигән сорауга җавабын әйтте.

Татар телен укыган кеше Татарстан Президенты булырга мөмкин. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген туган телләрне укыту буенча закон проекты турында сөйләгәндә шулай дип белдерде. Депутат “Корстон" комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия съезды пленар утырышында катнашты.

Разил Вәлиев татар милләтен, мәдәниятен, сәнгатен кадерләп саклауда татар теле укытучыларын таяныч дип бәяләде. “Миңа еш кына ата-аналар “татар мәктәбендә укып, кем булып була инде, татар теле кемгә кирәк ул” дип сорау бирә. Мин аларны тыңлап-тыңлап тордым да, “татар мәктәбендә укып, бүгенге көндә Татарстанның Президенты булып була” дидем. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Актаныш районының чеп-чи татар авылы Пучыда татар мәктәбендә укып, Россия Герое һәм Татарстанның беренче Президенты булды. Монда һич кенә дә мескенләнергә, дәрәҗәбезне төшерергә ярамый”, - ди Разил Вәлиев.

Депутат әйтүенчә, Татарстанда рус теленә хөрмәт зур. “Татарстанда рус телен белмәгән кеше юк. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча да, Татарстан бөтен Россиядә иң алдынгы урыннарда бара. Әйткәнемчә, бездә рус телен укыту проблемасы юк. Аны кемнәрдер уйлап тапкан икән, бу инде алар намусында. Дәүләт теле булу өстенә рус телен ана теле буларак та укытуны хуплыйбыз, әмма ләкин һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш”, - ди.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев