Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика ифтарын ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уздыру сәбәбе билгеле булды

Ифтар мәҗлесенә 26 майда 5 мең ир-ат, 27 майда 5 мең хатын-кыз җыелачак.

Быел VI Республика ифтары 26-27 май көннәрендә Казан теннис академиясендә узачак. 26 майда 5 мең ир-ат өчен республикакүләм Ифтар мәҗлесе узачак. 27 майда шунда ук 5 мең хатын-кыз җыелачак. Ике көнгә бүлеп уздыруның сәбәпләренә бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ачыклык керттеләр.

Оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, “Kazan-Arena” җәмгыяте.

“Kazan-Arena” АҖ генераль директоры Радик Миңнәхмәтов ел саен Рамазан аеның 10 көнгә күчеп баруын искәртте. “Моңа кадәр ифтар җәй уртасындарак “Казан-Арена”да үтә иде. Яңгыр башланган очракта, безнең өсте каплана торган урыннар бар иде. Былтыр 10 мең кеше җыеп, Теннис академиясендә июньдә үткәрдек, тик яңгырга эләгү куркынычы бар иде. Быел майда булуын күздә тотып, бу куркыныч тагын да арта, шуңа күрә бина эчендә уздырырга уйладык. Теннис академиясендә бишәр мең кеше сыйдырышлы ике зал бар. Аның берсендә намаз укыячакбыз, икенчесендә ифтар узачак. Һава шартларына бәйле булмаслык итеп үткәрергә ниятләдек”, - дип белдерде Радик Миңнәхмәтов. Ул ирләр һәм хатын-кызлар өчен бүлеп үткәрү нәтиҗәсендә, оештыру мәсьәләләре дә җайлырак хәл ителәчәген әйтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аның сүзен җөпләде. “Без шулай уңайлырак булыр дип уйладык. Ирләр һәм хатын-кызларның мәнфәгатьләренә карап, программасы да аерылачак”, - диде мөфти.

Программаның нечкәлекләрен ачып салмасалар да, оештыручылар быел ифтарның күркәм итеп уздырылачагына ышандырдылар.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев