Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика ифтарында Казан мәктәбендәге фаҗига корбаннарын искә алдылар

Татарстан Президенты бер минут тынлык игълан итте.

Бүген «Казан ЭКСПО» күргәзмәләр үзәгендә IX Республикакүләм ифтар уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ифтарда катнашучылар Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Безнең республикада зур фаҗига. Югалткан кешеләребезне бер минут тынлык белән искә алыйк», — дип мөрәҗәгать итте Президент.

Фаҗигагә бәйле рәвештә, республикүләм ифтар киң җәмәгатьчелекнең террорчылыкка каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелә. Мөселманнар һәлак булучыларның урыннары җәннәттә булсын, яраланганнар тизрәк дәвалансын дип дога кыла.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов намазга кадәр үткән чарада чыгыш ясады. Бүген атыш булган гимназиядә аның җәмәгате дә укытучы булып эшләгәнен әйтте. «Бакыйлыкка күчкән балаларның ата-аналарына сабырлык телибез», — дип өндәде.

«Гел уразада булганыгызны истә тотыгыз. Ачуны чыгарырга тырышучылар булганда да, сабыр булырга кирәк. Мөселман булуыбызны исебездән чыгармаска иде», — дип теләген җиткерде. 

Бу минутларда азан яңгырады, халык намаз укырга әзерләнә. Ифтар ашында 5 мең татарстанлы катнаша.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев