Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көне уңаеннан Татарстанда космоска чәкчәк җибәрделәр

Милли ризык салынган аппарат заманча самолетларның иң югары очыш биеклегеннән 30 чакрым югары күтәрелгән.

Республика көнендә Татарстанда яшәүче эшмәкәр стратосферага чәкчәк җибәргән. Гадәти булмаган тәҗрибәнең видеосын үзенең Instagram аккаунтында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов урнаштырган.

“Космик киңлек – конкуренция булмау сәбәпле, перспективалы экспорт базары, шул исәптән чәкчәк тә”, - диелә видеода.

Җайланма температура датчигы һәм GPS-трекер белән җиһазландырылган. Очышны җирдәге мобиль станциядән күзәткәннәр. Авторлар әйтүенчә, аппарат заманча самолетларның иң югары очыш биеклегеннән дә югары күтәрелгән. 30 чакрым биеклектә гелий тутырылган шарлар шартлаган, шуннан соң снаряд аска төшә башлаган.

Интернет кулланучылар бу тәҗрибәгә юмор белән караган. “Бик шәп видео!”, “Бу алгарыш!”, “Ә соңыннан өчпочмаклар да җибәрәбезме?” - дип комментарийлар калдырганнар.

Фото: скриншот инстаграм

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев