Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада соңгы 7 көндә юл һәлакәтләрендә 7 кешенең гомере өзелгән

Апрельнең 7 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 58 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 7 кешенең гомере өзелгән, 67 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 28е Казанда килеп чыккан. Аларда 2 кеше үлгән, 29 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. Фаҗигаләрнең берсе кичә, ягъни...

Апрельнең 7 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 58 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 7 кешенең гомере өзелгән, 67 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 28е Казанда килеп чыккан. Аларда 2 кеше үлгән, 29 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.

Фаҗигаләрнең берсе кичә, ягъни 7 апрель кичке 9нчы 15 минутта Казан - Оренбург - Кичүчат - Чупай юлының 4нче чакрымында килеп чыга. "ВАЗ-2112" автомобилендәге исерек килеш рульгә утырган 1985 елгы йөртүче егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый, һәм юл читеннән транспорт хәрәкәте юнәлешендә баручы 1987 елгы җәяүле егетне бәрдерә. Җәяүле җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә...

Кичә республикада исерек килеш рульгә утыру белән бәйле юл йөрү кагыйдәсен бозуның 15 очрагы, каршы як юлга чыгып, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куюга бәйле 52 очрак, балаларны махсус утыргычсыз утыртып йөрүгә бәйле 30 очрак һәм куркынычсызлык каешын эләктерүне инкарь иткән 280 очрак теркәлгән.

Татар-информ


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев