Республиканың 30 балалар бакчасына 500әр мең сумлык грант тапшырылачак
Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс дәвам итә.
Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс дәвам итә. Конкурста 50 балалар бакчасы катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап ачыкланачак һәм аларга 500әр мең сум күләмендә грантлар тапшырылачак.
“Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату”, диелгән министрлык хәбәрендә.
Фото: mon.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев