Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Резеда Шәрәфиева, Наил Шәйхетдинов, Булат Бәйрәмов 1 майны ничек үткәрә

Май бәйрәмнәре - табигатьнең уянган, иң матур вакыты. Бу ялларны ничек үткәрәсез? Җиң сызганып эшләргә җыенасызмы, әллә рәхәтләнеп ял итәргәме? Шушы сорау белән иҗат кешеләренең башын катырып алдым. Резеда Шәрәфиева, җырчы: - Нинди ял ди инде ул безгә, авыл кешесенә? Май бәйрәме бит ул җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа...

Май бәйрәмнәре - табигатьнең уянган, иң матур вакыты. Бу ялларны ничек үткәрәсез? Җиң сызганып эшләргә җыенасызмы, әллә рәхәтләнеп ял итәргәме? Шушы сорау белән иҗат кешеләренең башын катырып алдым.
Резеда Шәрәфиева, җырчы:
- Нинди ял ди инде ул безгә, авыл кешесенә? Май бәйрәме бит ул җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа торган эш көннәре. Быел да туган ягым Минзәлә районы Нарат Кичү авылына кайтырбыз дип торабыз. Ел саен гадәткә кергән бик матур, күркәм традициябез бар - май бәйрәмендә Коръән ашы укытабыз. Менә әле дә кибетләр буйлап азык-төлек эзләп йөргән мәл. Әни исән чагында, кайтып йөрерлек нигезебез булганда, бу - бик күңелле мәшәкать. Очрашу, күрешү, рәхәтләнеп сөйләшү өчен өч бертуганым да, башка туганнарыбыз да зарыгып көтеп ала май бәйрәмен. Бу көнне безнең өйдәге кешенең төгәл санына чыга торган булмый.
Җир - минем стихиям. Шуңа күрә, анда казынып энергия алам. Яратам да инде авылны, җирне. Гастрольләрдә йөргәндә дә авылларны, кеше яшәешен күзәтеп, йорт-ихаталарын карап йөрим.
Быел ике бәйрәмне тоташтырып булмый. Арасында 4 көн бар бит. Әй, артык хафаланмыйм, тагын кайтабыз без. 280 чакрым берни түгел!
Наил Шәйхетдинов, Тинчурин театры артисты:
- Май бәйрәмендә рәхәтләнеп ял итеп булмастыр. 5, 6 майда «Эх, алмагачлары» дигән спектакльнең премьерасы була, шунда ролем бар. Бар көчем шуңа юнәлтелгән чак әле. Дөрес, 1 Майда эшләмибез, бәлки, шул көнне бакчага барып кайтырбыз. Җир эшен бик яратам, әмма узган ел билемне авырттырдым. Дәрт бар да, дәрман юк диләрме әле? Бакчабызда карлыган, алмагач, чия, кура җиләге, кара җиләк, кыяр, помидор, борыч, суган, кишер, суган үстерәбез.
Җәен бакчага баргалап кына йөрибез. Эшләрем бар бит минем, футбол көтә. Җыенып китә башласак, бакча күршеләрем: «Нәрсә, тагын футболмы әллә», - дип көлешеп озаталар. Футболны гына түгел, барлык спорт төрләрен дә яратып карыйм. Кышын - Боз сараена, җәен стадионга йөрим. Волейбол, баскетбол уеннарын да калдырмаска, күзәтеп барырга тырышам.
Булат Бәйрәмов, «Татар радиосы» ди-джее:
- Майның берендә Ләйсәннең әти-әнисе янына - Биектауга бармакчы булабыз. Анда бакча эше дә, мунчасы да, шашлыгы да булыр дип уйлыйм. Әгәр көн кояшлы, җылы, матур һава торышы, янымда ким дигәндә ике-өч кеше булса, кулга көрәк тотып җир казырга яратам. Ләйсән дә җир эшен ярата. Без бит авылда туып-үскән балалар. 7 май көнне безнең радиода зур радиомарафон көтелә. «Уян, татар» ди-джейлары (Гөлназ, Ильяс, Айсылу һәм мин) 12 сәгать буе берөзлексез эфирда булачакбыз. Бүләкләр, сюрпризлар, йолдызлы кунаклар белән бергәләп, Радио көнен бәйрәм итәргә җыенабыз. Ә 9 Май бәйрәменә гаилә дусларыбыз белән табигатькә чыгарга дигән план бар. Палаткалар корып, балык тотып, шашлык кыздырып ял итәрбездер, мөгаен.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев