Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөхсәтсез киселгән чыршы белән бәйрәмнең ямен алмыйк, оятка калмыйк

Яңа 2015 елга да ерак калмады. Димәк, әлеге бәйрәмнең төп билгесе саналган чыршы бизәү турында уйларга да вакыт җиткән. Шул максаттан халыкка чыршы сату урыннары билгеләнде. Чыршыларны урманчылык участокларыннан һәм Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Бәяләре һәркемнең дә көченнән килерлек. Мәсәлән, 1 метрлы чыршы 237 сум, 1,1-1,5 метрлысы...

Яңа 2015 елга да ерак калмады. Димәк, әлеге бәйрәмнең төп билгесе саналган чыршы бизәү турында уйларга да вакыт җиткән. Шул максаттан халыкка чыршы сату урыннары билгеләнде. Чыршыларны урманчылык участокларыннан һәм Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Бәяләре һәркемнең дә көченнән килерлек. Мәсәлән, 1 метрлы чыршы 237 сум, 1,1-1,5 метрлысы - 335 сум, 1,51-2 метрлысы - 397 сум, 2,1-3 метрлысы - 670сум, 3,1-4 метрлысы - 980 сум, 4,1-5 метрлылары - 1750 сум, 10 метрдан артканы 5175 сум тора. Һәр агачка рөхсәт кәгазе бирелә. Документ булмаган очракта, чыршы законсыз рәвештә киселгән дип санала. Кызганычка каршы, мондый очраклар һәр елны күзәтелә, шуның белән урман хуҗалыгына һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян килә. Шундый фактларны кисәтү максатыннан урман хуҗалыгында махсус чаралар әзерләнде. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге белән берлектә чыршы участокларында патрульлек итү графигы эшләнде, мобиль төркем төзелде.

Рөхсәтсез ылыслы агачларны кисүдә гаепле дип табылган гражданнар һәм оешмалар Россия Хөкүмәтенең 273 санлы карары (8май, 2007ел) нигезендә урманчылыкка килгән зыянны түләргә мәҗбүр ителәчәкләр. Матди зыян күләме урманнарның категориясенә карап 1137сумнан 5586 сумга кадәр тәшкил итә. Моннан тыш гаеплеләр административ (3000сумнан башлап), ә зыян зур булганда җинаять җаваплылыгына тартылачаклар.

Шуңа күрә агачка балта күтәргәнче кат-кат уйлану хәерлерәк. Саба урман хуҗалыгы теләгән һәркем Яңа ел чыршысыз калмасын өчен барысын да эшли. Әмма рөхсәтсез киселгәне белән бәйрәмнең ямен алмыйк, оятка калмыйк! Яшел чыршы балаларны куандырсын! Яңа еллар мөбарәк булсын!

Нәгыйм Газизов,

Сабабаш участок урманчылыгы лесничие.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев