Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринат Рахматуллин хастаханәгә эләккән

Татар эстрадасының танылган җырчысы Ринат Рахматуллин авырып киткән дип ишеткәч, җырчының хәлен белешергә дип үзенә шалтыраттык. Ул инде 23 сентябрьдән үк Республика клиник хастаханәсендә ятуын әйтте. Ни булган соң Ринат Рахматуллинга? - Барасым килмичә генә туганнар, гаиләм белән Мисырга ял итәргә барган идек. Анда кондиционер астында тоташ берничә сәгать йокладым....

Татар эстрадасының танылган җырчысы Ринат Рахматуллин авырып киткән дип ишеткәч, җырчының хәлен белешергә дип үзенә шалтыраттык. Ул инде 23 сентябрьдән үк Республика клиник хастаханәсендә ятуын әйтте. Ни булган соң Ринат Рахматуллинга?

- Барасым килмичә генә туганнар, гаиләм белән Мисырга ял итәргә барган идек. Анда кондиционер астында тоташ берничә сәгать йокладым. Шул җитә калгандыр инде, Казанга кайткач, пневмония белән хастаханәгә эләктем. Күңел тартмаган җиргә барсаң, берәр хәл килеп чыга, диләр бит. Аллага шөкер, хәзер рәтләнеп киләм, бу атнада чыгарырлар дип өметләнәм. Хәзер иң мөһиме - сакланырга, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рахматуллин.

Җырчының 22 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр концертлар графигы төзелгән булган. "Кичектерә алганнарын күчердек, әмма Башкортстанның кайбер районнарында концертларымны күчерергә теләмәделәр. Хастаханәдән чыккач та, иң беренче концертым 18 октябрьдә Ульяновскида булачак, Алла теләсә. 23 октябрьдә "Кабатла" концертында һәм шул ук көнне "Җомга киче"ндә җырларга җыенам", - диде җырчы.

Ринат Рахматуллин хастаханәнең барлык уңайлы шартлары тудырылган люкс-палатасында берүзе ятуын әйтте. Яныннан гаиләсе, туганнары, дуслары, кода-кодагыйлары өзелми икән. Без сөйләшкәндә дә җырчы янына кызы килде. Без исә Ринатның тизрәк савыгып сәхнәгә чыгуын теләп калабыз!

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев