Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринат Закиров Лариса Сулимадан балалар бакчасындагы татар теле укытучылары турында сорады

Без полилингваль балалар бакчалары булдыру юнәлешендә эшлибез, диде Лариса Сулима.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима татар балалар бакчаларындагы татар теле укытучыларының кыскартылу-кыскартылмавы турында фикерен әйтте. Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның соравына җавап биргәндә белдерде.

“Мәктәп системасындагы тәрбияне халык традицияләренә нигезләнеп алып баруыгыз бик яхшы. Әмма соңгы вакытта Казандагы 82 татар балалар бакчасында татар теле укытучыларын кыскарту игълан ителгән дигән хәбәрләр килеп иреште. “Татар теле укытучылары кыскарачак” дип җитәкчеләрне чакырып әйткәннәр. Балалар бакчаларында балаларны татарча укытмыйбыз икән, мәктәпкә күчкәч, анда ниндидер традицияләргә таянып тәрбия бирү урынсыз булачак. Ни өчен балалар бакчаларында кадрлар кыскартыла?” - диде Ринат Закиров Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулимага.

Лариса Сулима әлеге мәсьәлә хакында конкрет мисаллар китерә алмавын әйтте.

“Балалар бакчаларында татар теле укытучылары кыскартылу буенча конкрет мисаллар китерә алмыйм. Мондый мәгълүмат минем кулымда юк. Без, киресенчә, полилингваль балалар бакчалары булдыруга йөз тотабыз. Мәгариф министрлыгы да моны хуплады. Аның нигезендә, белем бирү, тәрбия процесслары рус телендә дә, татар телендә дә алып барылачак. Әмма әлегә балалар бакчаларында татар теле укытучыларын массачыл рәвештә кыскарту турында җавап бирергә әзер түгелмен. Бу мәсьәләне эш өчен алырга һәм андый статистика булса, шуны күтәреп, нәтиҗәләр чыгарырга алынам”, - диде Мәгариф министры урынбасары.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев