Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Ислам икътисады халыкара форумында катнашу өчен Казахстанга килде

Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студент проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак.

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәренә килде. Биредә ул Ислам икътисады халыкара форумында (Astana Finance Days Forum) катнашачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш сәфәре ике көн дәвам итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Нурсолтан Назарбаев исемендәге Астана халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Имангали Тасмагамбәтов, Астана шәһәре Хакиме урынбасары Косман Айтмөхәмммәтов, Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Илчесе урынбасары Юрий Перепеченов һәм Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев каршы алган.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашачак. Аннары Татарстан Республикасы Президенты ислам икътисады Астана халыкара форумын ачу тантанасында катнашачак.

Визит в Республику Казахстан

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы хакимият вәкилләре белән очрашулары һәм эшлекле даирәләр белән сөйләшүләр алып баруы көтелә.

Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студент проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак. Аннары «Казмедиа» телеүзәгендә «ТНВ» Татарстан телеканалы корпунктын ачу һәм Казахстан татар һәм башкортлары конгрессы активы белән очрашу планлаштырылган.

Икече көнне Татарстан Республикасы Президенты EXPO Конгресс-үзәгендә халыкара финанс үзәге проектлары күргәзмәсен караячак, анда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашында «Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдир итү тантанасы узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев