Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә бюджетка керемнәрне арттыру чараларын эшләргә кушты

Быел беренче кварталда Татарстан бюджетының үз керемнәре 57,7 млрд сумны тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч 2017 елгыдан 485 млнга азрак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә бюджетка керемнәрне арттыру буенча чаралар комплексы эшләргә кушты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында 2018 елның беренче кварталында консолидирацияләнгән бюджет үтәлеше йомгаклары буенча узган киңәшмәдә билгеле булды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

“2018 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы территориясеннән 230,5 млрд сум керем мобилизацияләнгән. Татарстанның консолидирацияләнгән бюджетында үз керемнәре күләме 57,7 млрд сумны тәшкил итте. Бу узган елгыдан 485 млиллионга кимрәе, хәл шактый киеренке, дип саныйм мин”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

"Татарстан Финанс министрлыгына кураторлык итүче ведомстволар белән бергә бюджетка керемнәрне арттыру буенча чаралар эшләү максатыннан һәр керем чыганагын анализларга кирәк", - дип белдерде республика башлыгы.

Республика лидеры Татарстан Хөкүмәтенә һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга әлеге мәсьәләне контрольгә алуны йөкләде.

Моннан тыш, керем өлеше резервы буенча эшне актив алып барырга кирәк. Шул ук вакытта бу салым бурычларына да кагыла, дип искәртте Миңнеханов.

1 апрельгә Татарстанда салым бурычлары 8 миллиардтан артып киткән.

Быел беренче ике айда тулаем төбәк продукты 1,5 процентны тәшкил итте. Сәнәгать җитештерү индексы 100,4 процентка җиткән. Президент сүзләренчә, нефть табу буенча чикләүләр бюджетта чагыла.

Шул ук вакытта ваклап сату сәүдәсе үсеш күрсәтә. Төзелеш күләме бер процентка кимегән, әмма алга таба әлеге хәл җайланачак, дип билгеләп үтте Миңнеханов.
 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев