Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов "Татарстан – Яңа гасыр" компаниясенең Казахстандагы корпункты белән танышты

"Казахстандагы "Татарстан – Яңа гасыр" корпункты ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр", диде Татарстан Президенты.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Ул Астананың "Казмедиа" телеүзәгендә "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Казахстандагы хәбәрчеләр пункты белән танышкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эшлекле сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Казахстанда әлеге корпункт 2018 елның 2 апрелендә ачылган һәм “ТНВ” телеканалында аларның биш сюжеты дөнья күргән.

Казахстандагы “ТНВ” хәбәрчеләр пунктының җитәкчесе Төхбәтова Аделия сүзләренә караганда, хәбәрчеләр пунктының төп максаты – Казахстан Республикасында яшәүче татарларның көнкүрешен һәм борчыган мәсьәләрен яктырту. Хәбәрләр төрле яшьтәге телевизор караучылар өчен төшерелә. Сюжетларларда татар иҗтимагый бергәлекләре, татар телен, татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен саклау өчен көч куйган шәхесләр яктыртырга ниятлиләр; башка этнослар белән дуслык темасы яктыртырга җыеналар.

Татарстан Президенты “ТНВ” хәбәрчеләр пунктына уңышлар теләде. “Казахстан илендә 200 меңнән артык милләттәшебез яши. Катнаш гаиләләр күп. Гореф-гадәтләребез, динебез уртак, телебез бик охшаш. Бергәләшеп дуслыкта, татулыкта эшләргә язсын”, - диде ул.

Бу хәбәрчеләр пункты ачылу ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр, дигән теләкләрен дә әйтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев