Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди

Яр Чаллыда ике баланың кызамык белән чирләвенә шик туу белән бәйле рәвештә, вакцинация үткәрелә.

Россия Кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе ата-аналарны инфекцияләргә каршы прививкалардан баш тартмаска өнди. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Яр Чаллыда ике баланың кызамык белән чирләвенә шик туган. Бер бала әлеге авырудан прививка ясатырга мөмкин булган яшькә җитмәгән – әле бер яше тулмаган, ә икенче балага 1 яшь тә 11 ай, аның әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан булган.

  • Кызамык – көчле йогышлы чир, һава юлы белән күчә, тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, шулай ук, конъюнктивит, тәнгә тап-тимгелләр чыгу хас.

Ситуация ведомство контролендә. Яр Чаллыда шушы балалар яшәүче йортларда авырган сабыйлар белән контактта булганнарга, балалар бакчасында вакцинация үткәрелә.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев