Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росприроднадзор Татарстанда чүп яндыру заводы төзелешен хуплады

Инвестор агымдагы елның җәендә предприятие төзелешен башларга планлаштыра.

Росприроднадзор Татарстанда чүп яндыру заводы төзелешен хуплады. Бу турыдагы хәбәр ведомство сайтында чыкты.

«Елына 550 мең тонна каты көнкүреш калдыклары яндыра торган завод»ның проект документларын Дәүләт экология экспертизасы эксперт комиссиянең уңай нәтиҗә чыгаруын раслау турындагы белдерү», - диелгән ведомство сайтында.

Татарстанда Чүп яндыру заводын агымдагы елның җәендә төзи башлаячаклар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына «АГК-2» ҖЧҖ (булачак предприятие инвесторы «РТ-Инвест» компаниясе структурасына керә - Т.и.иск.) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Заводны республиканың Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә төзергә ниятлиләр.

«РТ-Инвест» («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) предприятие төзелешенә 28 миллиард сум акча сарыф итәчәк.

Фото: https://pixabay.com | Painter06

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев