Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бакчачылар клубының бушлай дәресләренә чакыра

Хәзерге вакытта республикада 1000нән артык бакчачылык җәмгыяте бар, үзләренең «биш-алты» сотыйларында имин һәм сыйфатлы продукция алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, чөнки пестицидларның туфракка, сулыкларга һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы артты. Шулай ук яшелчәләрне һәм җиләк-җимеш культураларын тискәре йогынтылардан яклауның биологик алымнары белән кызыксыну да арта. Шуларны истә тотып, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы каршында бакчачылар клубы булдырылды.

undefined

“Яшел түтәл” клубы 2018 елдан эшли башлаган иде.

“Яшел түтәл” клубы – һәвәскәр бакчачылар өчен аралашу мәйданчыгы ул, анда корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш буенча киңәшләшергә, яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларының яңа сортларын өйрәнергә, ирешкән уңыш серләрең белән бүлешергә мөмкин.

Быел клуб яңадан эшли башлый, дәресләр дача сезоннары чорында (ноябрьдән мартка кадәр) ай саен узачак, аларда төрле лекцияләр һәм практик дәресләр булачак. Барлык чаралар да БУШЛАЙ!

“Яшел түтәл” бакчачылар клубында катнашучылар саны артыр һәм ул Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүчеләр өчен дә файдалы булыр, дип өметләнәбез.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына 277-88-80 телефоны аша мөрәҗәгать итегез.

Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

rshc.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев