Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия халкы дача йортларына пропискага керә алачак

Дача йортларында теркәлү өчен шартлар тудырылган булырга тиеш.

2019 елның 1 гыйнварыннан Россия халкы дача йортларында теркәлә ала. Бу хакта Россия бакчачылары берлеге юристы Динар Хәкимовка сылтама белән “Российская газета” яза.

Дача йортларында элек тә теркәлеп булган, әмма моның өчен суд карары кирәк булган. Судта йортның ел әйләнәсе яшәргә яраклылыгын расларга кирәк булган.

2019 елның 1 гыйнварыннан Россия халкы дача йортларына закон нигезендә теркәлә ала. Әмма анда даими яшәү өчен шартлар тудырылган булырга тиеш.

Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә почта адресы бирелгән булуы шарт.

Әгәр дә йорт бакчачылык белән генә шөгыльләнү өчен булган кишәрлектә төзелгән икән, ул үзлектән төзелгән санала һәм сүттерелергә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com | koroed85

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев