Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хезмәт министрлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга әзер

Инициативаны карарга әзер булу ведомство аның белән «потенциаль рәвештә килешә» дигән сүз түгел әле, диде Антон Котяков.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы тәкъдимне өйрәнергә әзер. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, министрлык ведомствога килгән барлык инициативаларны да тикшерә.

«Дүрт көнлек эш атнасына күчү турында тәкъдим килсә, аның хакында фикер алышачакбыз. Әгәр социаль партнер шундый инициатива белән чыга икән, без аны кире кага алмыйбыз», - дип белдерде Котяков.

Министр тәкъдимнең үзен шәрехләүне кирәк дип тапмады. Ул билгеләп үткәнчә, инициативаны карарга әзер булу ведомство аның белән «потенциаль рәвештә килешә» дигән сүз түгел әле. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев