Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Хезмәт министрлыгында май аенда өстәмә яллар алу мөмкинлеге турында сөйләделәр

Май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Эш бирүчеләр инициатива күрсәтеп, хезмәткәрләргә май бәйрәмнәрендә өстәмә ял көннәре тәкъдим итә ала. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Российская газета» яза.

Шул ук вакытта ведомствода өстәмә яллар аркасында эш вакыты нормасы, шулай ук хезмәт хакы кимиячәк, дип кисәттеләр.

«Әгәр инициатива эш бирүчедән булса, ял көненә түләү мәсьәләсен соңгысы хәл итәргә тиеш», - дип аңлаттылар министрлыкта.

Моның өчен ирекле язылган локаль норматив акт кирәк, чөнки мондый боерыкның унификацияләнгән формасы юк. Документта ял көне өчен түләү күрсәтелергә тиеш.  

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк, дип искә төшерделәр.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X