Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия мәктәпләрендә кешеләрне тану системасын гамәлгә кертергә җыеналар

Системаның төп максаты – куркынычсызлык. Ул видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак, дип искәртә Ольга Васильева.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә кешеләрне тану системасын гамәлгә кертергә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомство башлыгы Ольга Васильевага сылтама ясап хәбәр итә.

  • Системаның төп максаты – куркынычсызлык. Ул видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак.

«Хәзерге вакытта бездә сак системаларының дистәләгән варианты бар. Әмма идентификация системасы ышанычлы булуы белән бергә, арзанрак та», - ди Ольга Васильева.

Министр шулай ук уку йортларының административ өлешендәге барлык процессларның (эш башкару һәм бухгалтерия) электрон форматка күчәчәген искәртте. Бүгенге көндә ул мәктәп журналлары һәм укучыларның көндәлекләренә карата кулланыла. 

Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев