Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия җыелма командасы Универсиадада иң көчле составта чыгыш ясый

Универсиадада 41 Казан спортчысы 16 спорт төрендә чыгыш ясаячак, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев. Бу хакта Универсиаданың рәсми сайтында хәбәр ителә. Универсиаданың спорт программасына 27 спорт төре кертелгән. Фәхриев сүзләренчә, Россия җыелма командасы делегациясе иң зуры була. "Россия җыелмасы составына 663 спортчы...

Универсиадада 41 Казан спортчысы 16 спорт төрендә чыгыш ясаячак, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев. Бу хакта Универсиаданың рәсми сайтында хәбәр ителә.

Универсиаданың спорт программасына 27 спорт төре кертелгән. Фәхриев сүзләренчә, Россия җыелма командасы делегациясе иң зуры була. "Россия җыелмасы составына 663 спортчы керде. Төп составта - Казаннан 16 спорт төре буенча 41 спортчы. Тагын Казанның 45 спортчысы - резервта", - диде ул.

Универсиадада Казан данын түбәндәге спортчылар яклаячак:

Җиңел атлетика - Юлия Зарипова - Лондондагы Олимпия чемпионы, тоткарлыклар белән 3000 м йөгерү, Михаил Идрисов -100, 200 метрларга йөгерү һәм 4х100 эстафетасы ("Тасма" спорт мәктәбе укучысы), Марат Аблязов -100, 200 метрларга йөгерү һәм 4х100 эстафетасы ("Авиатор спорт мәктәбе укучысы), Радель Кашефразов -4х400 эстафетасы (җиңел атлетика буенча спорт мәктәбе укучысы), Руслан Сәмитов - өчләтә сикерү ("Авиатор" спорт мәктәбе), Татьяна Шутова - ярыммарафон (ПАФКиС), Алсу Мортазина - өчләтә сикерү ("Тасма" спорт мәктәбе укучысы).

Академик ишү: Антон Куранов - спортның су-ишү төрләре буенча спорт мәктәбе укучысы.

Волейбол: Алексей Обмочаев, Евгения Старцева, Татьяна Кошелева, Мария Борисенко, Евгений Сивожелез.

Авыр атлетика: Андрей Деманов (105 кг кадәр авырлык категориясе), Дмитрий Хомяков (77 кг кадәр), Артем Окулов (85 кг кадәр)

Футбол: Никита Бочаров, Виталий Устинов -«Рубин» ФК уенчылары.

Спорт көрәше: Светлана Липатова - Сингапурда ирекле көрәш буенча I яшүсмерләр Олимпия уеннары бронза призеры (Вахит районы спорт мәктәбе).

Көрәш: Нәфис Миңнебаев (60 кг кадәр), Илдар Гыйниятуллин (70 кг кадәр), Илнар Галиев (80 кг кадәр), Илнур Мортазин (90 кг кадәр), Ринат Әхмәтшин (100 кг кадәр).

Су полосы: Адель Латыйпов, Альберт Зиннәтуллин, Артем Одинцов -«Синтез» ВК уенчылар

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев