Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә автомобиль номерлары өчен яңа стандарт үз көченә керде

Яңа билгеләрнең төп төрләрендә шрифт һәм формат үзгәрешсез калачак.

Россиядә автомобиль, мотоцикл һәм башка транспорт чаралары номерлары өчен яңа стандарт үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Техник регуляция һәм метрология федераль агентлыгында (Росстандарт) белдерүләренчә, билгеләрнең төп төрләрендәге шрифтлар һәм форматы үзгәрешсез калачак.

Шулай да беркетү урыны стандарт булмаган транспортка үз билгесе биреләчәк, дип искәрттеләр ведомствода. Моннан тыш, мотоцикллар өчен табличкаларның зурлыгы киметелгән, дипломатик һәм консул вәкиллекләре мототехникасы өчен махсус билге гамәлгә кертелгән.

Гомуми кулланудагы юллардан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән мототранспорт чаралары (снегоболотоходлар, мотовездеходлар) өчен дә аерым билге барлыкка киләчәк. Шулай ук мопед, спорт һәм классик (ретро) автомобильләр өчен теркәү билгеләренең төрләре гамәлгә кертелде.

Аларны транспорт чараларының әлеге төрләрен теркәү тәртибен регламентлый торган норматив хокукый актларны раслаганнан соң бирәчәкләр. 

Фото: ачык чыганак

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев