Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә исерек машина йөртүчеләрне кан буенча билгели башлаячаклар

Законга яңа төзәтмәләр машина йөртүченең бер литр канында 0,3 граммнан артык спирт табылган очракта административ җаваплылыкка тартуны күздә тота.

Бүген машина йөртүченең бер литр канында 0,3 граммнан артык спирт табылган очракта административ җаваплылыкка тартуны күздә тоткан законга яңа төзәтмәләр үз көченә керде. Бу хакта «Известия» яза.

Моңа кадәр машина йөртүченең организмында алкоголь күләме промилледә билгеләнде.

Басма мәгълүматлары буенча, яңа алым элеккегесе белән бергә кулланылачак һәм аны гамәлдән чыгармаячак. Ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге кимчелекләрне бетерер дип көтелә.

  • Бүгенге көндә исерек хәлдә рульгә утырган өчен ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр. 

Фото: https://pixabay.com | stevepb

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев