Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ислам финанслары буенча имтихан тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде

Россиядә AAOIFI хезмәттәшлек турында мондый килешүгә беренче тапкыр имза сала.

Кичә «Kazan Expo» күргәзмә үзәгендә ел саен була торган хәләл-индустрия – RUSSIA HALAL EXPO 2019 халыкара күргәзмәсе уза. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмә территориясендә эшлекле сессияләр үткәрү кысаларында шулай ук «Россия Федерациясендә шәригать контроле һәм аудит системасы һәм актуаль ислам финанс продуктлары» конференциясе узды. Секция Россия ислам институтының ислам икътисады һәм финансларының үзәге тарафыннан оештырылган иде.

Конференция эше мөһим вакыйгадан башланды: Россия ислам институты һәм ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) арасында Россиядә AAOIFI имтихан үзәген булдыру турында килешүгә кул куелды. Килешү чит илгә чыкмыйча, ислам финанслары буенча имтихан тапшыру мөмкинлеге бирәчәк. Ягъни хәзер ислам финанслары өлкәсендә Россия Федерациясе территориясендә дә эксперт булырга мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә AAOIFI хезмәттәшлек турында мондый килешүгә беренче тапкыр имза сала. Килешүне Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин һәм AAOIFI башлыгы Омар Мостафа Әнсари имзалады.

Аннары конференция барышында катнашучылар шәригать контроле һәм аудит системасын торгызуның чит илләр тәҗрибәсен, Россия Федерациясендә ислам финанс-икътисадый проектларына шәригать контроле һәм аудит практикасын карадылар. Моннан тыш, чара кысаларында ислам икътисады һәм финанс өлкәсендә шәригать экспертизасы уза торган яңа проектлар, шулай ук тыңлаучыларның киң даирәсе өчен AAOIFI стандартларын уку тәкъдим ителде.

Фото: https://pixabay.com | kaboompics

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X