Россиядә тәүлек эчендә коронавируслы җиде пациент үлгән
Яңалыклар

Россиядә тәүлек эчендә коронавируслы җиде пациент үлгән

Бүгенге көнгә Россиядә коронавирус авыруыннан барлыгы 24 үлем очрагы теркәлгән.

Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы җиде пациент үлгән. Бу хакта, COVID-19 таралышына каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Үлем очракларының бишесе - Мәскәүдә, берәр очрак Мәскәү һәм Псков өлкәсендә теркәлгән.

Бүгенге көнгә Россиядә коронавирус авыруыннан барлыгы 24 үлем очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев