Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр 2018 елда ипотека кредитлары алуда рекорд куйган

Уртача ипотека кредиты суммасы максималь тарихи күрсәткечкә җиткән.

2018 елда Россия халкы ипотека кредитлары алуда рекорд куйган. Узган ел 576,5 мең ипотека кредиты, гомумән алганда, 1,3 трлн сумга кредит алынган. «Эквифакс» кредит тарихы бюросы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән, дип җиткерә РИА Новости.

«2017 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 51 процентка арткан», – дип билгеләп үткән тикшеренү авторлары.

Ипотека кредитының уртача суммасы, 18 процентка артып, 2,4 млн сумга җиткән.

Мәскәдә үсеш - 7 процент булып, 4,2 млн. сумга кадәр, шул ук вакытта ил төбәкләрендә – 14 процентка артып, 2,2 млн сумга кадәр җиткән.

Моның белән бәйле рәвештә экспертлар төбәкләрдә уртача ипотека суммасының тиз үсүенең мөмкин булган нәтиҗәләренә игътибар иткән. Ул «заемчыларның кредитлашуы артуга китерә һәм киләчәктә күңелсезлекләр үсүен китереп чыгарырга мөмкин».

Фото: https://pixabay.com | mastersenaiper

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев