Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең иң яхшы биш укытучы билгеле

2 октябрь көне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында "Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының биш җиңүчесен игълан иттеләр. Чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, конкурсның жюри рәисе, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Викторий Садовничий катнашты. "Бишлек"кә инглиз теле укытучысы Мария Ахапкина (Мәскәү өлкәсе), физика һәм информатика укытучысы Алла Волкова (Липецк өлкәсе), тарих...

2 октябрь көне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында "Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының биш җиңүчесен игълан иттеләр.
Чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, конкурсның жюри рәисе, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Викторий Садовничий катнашты. "Бишлек"кә инглиз теле укытучысы Мария Ахапкина (Мәскәү өлкәсе), физика һәм информатика укытучысы Алла Волкова (Липецк өлкәсе), тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Олег Катренко (Санкт-Петербург) белән Сергей Кочережко (Самара өлкәсе) һәм математика укытучысы Ольга Рычкова (Киров өлкәсе) керде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда уза торган конкурс финалына бөтен Россиядән 77 укытучы җыелды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 15 мөгаллим сайлап алынды. Иң яхшы биш укытучы абсолют җиңүче исеменә көрәшне Мәскәүдә дәвам иттерәчәк. Аларны РФ Дәүләт Думасында илнең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белән "түгәрәк өстәл" янында сөйләшү көтә. Җиңүченең исеме 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда билгеле булачак.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев