Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең халык артисты Алексей Булдаков гастрольдә вафат булган

Мәрхүм актер "Особенности национальной охоты" фильмында генерал роле белән зур популярлык казанган иде.

Бүген Россиянең халык артисты Алексей Булдаков вафат булды. 68 яшьлек актер Монголиянең Улан-Батор шәһәрендә гастрольдә вакытта йөрәк авыруыннан үлгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы Кинематографистлар союзының Кино актерлары гильдиясенә сылтама белән хәбәр итте.

"Алексей Иванович Булдаков вафат. Төгәлрәк мәгълүмт бирә алмыйбыз. Ул гастрольдә иде, аның тромбы өзелгән", - дип сөйләгән агентлыкның чыганагы.

Алексей Булдаков 1951 елның 26 мартында Алтай өлкәсенең Макаровка авылында туган. Соңрак Казахстанның Павлодар шәһәренә күченгән. 1969 елда Антон Чехов исемендәге Павлодар драма театры каршындагы театраль студияне тәмамлаган.

1969 - 1981 елларда Павлодар, Томск, Караганда, Рязань театрларында уйнаган. 1993 елда Мәскәүгә күченгән. Горький исемендәге МХТда уйнаган. 1982 елдан башлап кинода төшә. "Семен Дежнев" (1983), "Вот моя деревня..." (1985), "Единожды солгав" (1987), "Хлеб - имя существительное" (1988), "Белые одежды" (1992) фильмнары буенча таныш. "Особенности национальной охоты" (1995) фильмында генерал роле белән зур популярлык казанды.

Алексей Булдаков "Операция "С Новым годом!" (1996), "Особенности национальной рыбалки" (1997), "Особенности национальной охоты в зимний период" (2000), "Особенности национальной политики" (2003) фильмнарында төшкән. 

Мәрхүм белән хушлашу 7 апрельдә Мәскәүдә була.

Фото: скриншот видео

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев