Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роза Сабитова кызын кемгә кияүгә биргән [+фото]

14 август көнне Рәсәйнең данлыклы димләүчесе Роза Сабитова 22 яшьлек кызы Ксенияне юрист Андрей Снетковка кияүгә биргән. Туй мәҗлесе "SAFISA" тантаналар йрортында үткән. Туй мәҗлесе иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен бик тырышканнар, хәтта 13 август көнне генераль репетиция дә ясаганнар. Кияүнең костюмын атаклы кутюрье Вячеслав Зайцевта тектерсәләр, Ксениянең туй күлмәген...

14 август көнне Рәсәйнең данлыклы димләүчесе Роза Сабитова 22 яшьлек кызы Ксенияне юрист Андрей Снетковка кияүгә биргән. Туй мәҗлесе "SAFISA" тантаналар йрортында үткән.

Туй мәҗлесе иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен бик тырышканнар, хәтта 13 август көнне генераль репетиция дә ясаганнар.

Кияүнең костюмын атаклы кутюрье Вячеслав Зайцевта тектерсәләр, Ксениянең туй күлмәген исә Мәскәүнең ин бай туй салоныннан сатып алганнар. Кәләшнең тулаем образын исә тәҗрибәле дизайнер Надежда Юсупова әзерләгән.

Туй булачак көнне иртән-иртүк бәхетле кәләш Инстаграм битендә үзенә бүләк ителгән туй букетын да урнаштырырга өлгергән.

Ксениянең кияүгә чыгуы турындагы имеш-мимешләр инде күптәннән йөри иде. Ләкин әнисе Роза Сабитова бик озак вакыт көнен билгели алмый килде. Яраткан кызын Андрей кулына ышанып тапшырыр өчен Роза хәтта күрәзәчеләргә, астрологларга та мөрәҗәгать иткән иде.

Сүз уңаеннан, Роза киявеннән бик канәгать. Ул Андрей Снетков турында тәртипле, белемле, чибәр, ә иң мөһиме канында татар каны да бар дип белдергән. Мондый матур пардан килләчәктә бик матур балалар туачагын да билгеләп үткән.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X