Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: "Иң текә Сабан туе - Красноярскида"

18 июль кичендә Красноярск шәһәрендә Татарстан сәнгатькәрләре зур концерт куйды. Енисей елгасы буенда утырган Себер каласында XV Федераль Сабан туе ачылуы уңаеннан оештырылган концертны карарга килгән тамашачыларга Татарстан һәм татарлар сәламен Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бәйрәм концерты шәһәрнең "Гранд Холл Себер" комплексында узды. Танылган җырчылар, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле,...

18 июль кичендә Красноярск шәһәрендә Татарстан сәнгатькәрләре зур концерт куйды. Енисей елгасы буенда утырган Себер каласында XV Федераль Сабан туе ачылуы уңаеннан оештырылган концертны карарга килгән тамашачыларга Татарстан һәм татарлар сәламен Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бәйрәм концерты шәһәрнең "Гранд Холл Себер" комплексында узды. Танылган җырчылар, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Түбән Кама иҗат коллективлары чыгышлары алдыннан тамаша залында Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган Федераль Сабан туе кунакларына Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский һәм Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җылы теләкләрен ирештерде.
"Безнең Красноярск төбәгендә Сабан туен электән үткәрәләр. Әмма быелгы Сабан туе башкалардан аерылып тора, ул бөтен Россия күләмендә уза. Без аңа бик тырышып әзерләндек, кунакларыбызны да, халкыбызны да бәйрәмдә катнашырга чакырабыз. Сабан туе - милли бәйрәм генә түгел, аның гомумкешелек кыйммәтләрен танытучы асылы да бик көчле. Ул милләткә үзенең традицияләрен сакларга ярдәм итү белән беррәттән хезмәтне сөяргә, дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтә. Сабан туе безнең Красноярск төбәгененең мәдәниятен баетты, күп милләтле Россиядә һәрвакыт бүгенгечә бердәм, дус булып яшик, шул вакытта уңышларыбыз да мактанырлык булыр", - диде губернатор.
Рөстәм Миңнеханов Себер каласына Татарстан һәм татарлардан сәламнәр җиткереп, Сабан туе Красноярск краенда татарларның мәдәнияте, теле, традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирүен ассызыклады. "Сабан туе Россиянең илле сигез төбәгендә, егерме сигез чит илдә үткәрелә. Ләкин быелгы Красноярскидагы кебек Сабан туеның әле булганы юк иде. Монда аны аеруча колачлы итеп оештырдылар. XV Федераль Сабан туе - иң текә Сабан туе", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм Красноясрк артистлары чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм концертын карарга тәкъдим итте.
Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев