Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка медаль һәм "Форд Мондео" тапшырды [+фото]

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка Татарстан Республикасы "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды. Рөстәм Миңнеханов мәшһүр җырчыны 80 яшьлек юбилее белән котлады, сәламәтлек теләде һәм таланты, татар мәдәниятен...

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка Татарстан Республикасы "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов мәшһүр җырчыны 80 яшьлек юбилее белән котлады, сәламәтлек теләде һәм таланты, татар мәдәниятен үстерүдә күпьеллык иҗади хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Татарстан Президенты юбилярга "Форд Мондео" автомобиле ачкычын тапшырды.
Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә ТР Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган.1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм шул елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әйдәп баручы солист-вокалчы булып эшләгән.
Илһам Шакиров - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
1986 елда "Халыклар дуслыгы" ордены белән бүләкләнгән.
15 февраль көнне кичке 5 тә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсен уздыру ниятләнә.
13 март көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Илһам Шакировның юбилей концертын уздыру планлаштырыла. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев