Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтовның Дәүләт думасына китүен раслады

Вице-премьер һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясенең Дәүләт думасына депутат булып китәргә карар кылган. Бу хакта республика журналистлары белән үткән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткән. Президент Марат Әхмәтовның тәҗрибәле җитәкче булуын һәм Дәүләт думасында мондый җаваплы кешенең республика өчен бик зур ярдәм күрсәтә алачагын ассызыклаган....

Вице-премьер һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясенең Дәүләт думасына депутат булып китәргә карар кылган. Бу хакта республика журналистлары белән үткән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткән.

Президент Марат Әхмәтовның тәҗрибәле җитәкче булуын һәм Дәүләт думасында мондый җаваплы кешенең республика өчен бик зур ярдәм күрсәтә алачагын ассызыклаган. "Бу аның карары", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Марат Әхмәтов вазыйфасында кем калачак дигән сорауга Президент конкрет кешенең әлегә билгеләнмәвен, һәм бу урынга 5-6 кандидатура каралуын әйтеп үткән.

Тулырак: Рустам Минниханов подтвердил уход Марата Ахметова в Госдуму

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев