Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде

Татарстан Президенты Казахстан халкын башкаласы Астананың 20 еллыгы белән котлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде. “Мин барлык Евразия киңлеге өчен шундый мөһим булган вакыйгада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Халыкара финанс үзәген ачу – бу бик истәлекле вакыйга”, - диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов Казахстанның һәрвакытта да революцион, хәлиткеч карарлар белән аерылып торуын әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан игътибар белән Казахстан үсешен күзәтә һәм аннан тәҗрибә үзләштерә.

Республика башлыгы Казахстан халкын Астананың 20 еллыгы белән тәбрик итте һәм “20 ел эчендә шушындый башкала булдыру – бу зур уңыш”, - диде.

 

 
 

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев