Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Безгә ил Президенты карарына теләктәшлек белдерү кирәк

Президент тормыш, яшәешне тәэмин итүче предприятиеләрнең бөтен системасының җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы алдыннан, Владимир Путин игълан икән махсус хәрби операция уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте, бердәмлек күрсәтергә өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов халыкара вазгыять катлаулы булуын, Украинаның Минск килешүләрен үтәүдән баш тартуын, Украинаның көньяк-көнчыгышында рус халкы геноциды дәвам иткәнен, Киев режимы ягыннан Россия иминлегенә куркыныч янаганын искәртте.

«Ил Президенты, Россия Баш командующие Владимир Путин тарафыннан Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турында карар кабул ителде. Донбассны саклау өчен махсус хәрби операция үткәрү карар ителде. Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең консолидациясенә ирешергә, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент тормыш, яшәешне тәэмин итүче предприятиеләрнең, бөтен системаның җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп узды. «Ышанам: без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез», — диде.

Фото: president.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X