Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Илдә төзелешне тизләтү өчен ипотека ставкасын киметү кирәк

Татарстан Президенты Россия Дәүләт Советында «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемне җитәкли.

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан торак тапшыру темпларын елына 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру бурычы куелды. Аны хәл итү өчен ипотека ставкаларын киметергә кирәк. Бу фикерен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары баш редакторлары белән очрашу вакытында әйтте. 

«120 млн квадрат метр торак төзү катлаулы бурыч. Төзелеш индустриясе ресурслары моңа мөмкинлек бирә. Биредә мәсьәлә халыкның сатып алу сәләтенә бәйле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с главными редакторами ведущих средств массовой информации Республики Татарстан

Аның сүзләренчә, Россия Президенты указы кысаларында Татарстан торак төзелеш темпларын елына 2,4 млн квадрат метрдан 3,6 млн квадрат метрга кадәр арттырырга һәм бу торакка базарда ихтыяҗ булырга тиеш.

«Фатирларга, нигездә, гаилә корырга яки торак мәйданын киңәйтергә теләгән яшь кешеләр мохтаҗ. Ипотека ставкасы 10 процент иде, хәзер бераз кимеде, әмма яшь гаиләнең көче җитәрлек түгел. Күп балалы гаиләләр өчен ставка 5 проценттан да артмаска тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов баш мөхәррирләр белән әңгәмә вакытында яңа торак төзү өчен инженерлык коммуникацияләре: электр, җылылык, чистарту корылмалары, шулай ук социаль инфраструктура — балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар кирәк.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с главными редакторами ведущих средств массовой информации Республики Татарстан

Бу өлештә төбәкләргә федераль үзәк ярдәме кирәк. «Без республика өчен исәп — хисап ясадык: инфраструктурага гына да 67 млрд сум кирәк - бу бик зур акча. Бу сумманы торак сатып алучыларга күчерү - кыйммәт булачак», - диде Татарстан Президенты.

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев