Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-Автоспорт” хезмәткәрләрен бүләкләде

“Россия данын саклау – бу КАМАЗ спортчыларының дус коллективы казанышы”, - диде Татарстан Президенты.

Бүген Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-Автоспорт” коммерцияле булмаган партнерлыгының бертөркем хезмәткәрләрен бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов аларның автоспортны популярлаштыруын, күпьеллык спорт казанышларын билгеләп узды. “Дөньяның иң ерак почмакларында Россия данын саклау – бу КАМАЗ спортчыларының дус коллективы казанышы”, - диде ул.

РФ Президенты Указы нигезендә, Ралли-Дакар 2018 дә КАМАЗ-Мастер командасы җиңүенә зур өлеш керткән өчен, IV дәрәҗәдә “Ватан каршындагы казанышлар өчен” ордены белән “КАМАЗ-Автоспорт” директорының тышкы элемтәләр буенча урынбасары Айдар Беляев бүләкләнде.

Президент аның белән җиде ел Дөнья кубогы этабында чыгыш ясаганын искәртте. “Ул штурман, мин пилот идем. Шул вакыт эчендә ул бер тапкыр да ялгышмады, бу зур профессионал”, - диде. Айдар Беляев ил һәм республика җитәкчелегенә югары бәя бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. “Без киләчәктә дә автомобиль спорты үсешенә өлеш кертеп, Чаллы, КАМАЗны данлауга вәгъдә бирәбез”, - диде.

“КАМАЗ-Автоспорт”ның берничә хезмәткәре дәүләт бүләкләренә лаек булды. Әйдәп баручы инженер-конструктор Михаил Арсеньев I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медале белән бүләкләнде. Автомобильләр ремонтлау слесаре Владимир Подкорытов Дуслык орденына лаек. Тагын берничә хезмәткәргә II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медале, РФ Президенты Рәхмәте бирелде.

“Сезне лаеклы бүләкләр белән котлыйм. Гаилә иминлеге, сәламәтлек, оптимизм, үз көчегезгә ышануыгызны телим. Без илдә алдынгы төбәкләрнең берсе булып саналабыз. Татарстанда һәркем мул тормышта яшәсен өчен бөтен көчебезне куярбыз дип ышанам”, - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов тантананы.

Фото: Рамиль Гали

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев