Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирханның хыялын тормышка ашырачак

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аңа Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасы эләкте. Әмирхан апасы белән вертолетта очарга хыяллана.

Хәйрия акциясендә, шулай ук, республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул җиде яшьлек Әмир Фәйзрахмановка «Лиллабу» сериясеннән тимер юл һәм поезд бүләк итәргә тиеш булачак. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та үз өлешен кертте.

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе «Мечтай со мной» проекты тарафыннан оештырылган. Проект җитәкчесе Тимур Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, чыршыда матди һәм матди булмаган теләкләр язылган. Анда инвалид балалар, куркыныч шартларда яшәүчеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларның теләкләре урын алган.

«Быел бөтен илдә 7,5 мең теләк, Татарстанда 200 гә якын. Барлыгы ике чара планлаштырыла. Дәүләт Советында һәм «Пирамида»да «Ел җитәкчесе» тантанасында булачак. Теләге булган һәркем балаларның теләген тормышка ашыра алачак», — диде Тимур Сафин.

  • «Мечтай со мной» хәйрия проекты Татарстанда 2014 елда үзиреклеләр инициативасы буларак барлыкка килгән. Ул сәламәтлеге чикле булган өч яшьтән унҗиде яшькә кадәр балалар һәм 60 тан өлкәннәрнең күңел түрендәге хыялларын тормышка ашыра. 2019 елда проект Президент грантлары фонды конкурсында җиңү яулады.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X