Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты

Республика җитәкчесенә Адмирал бистәсе территориясендә Казан адмираллыгының 300 еллыгын бәйрәм итү планы тәкъдим ителде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү һәм төзү эшләре барышы белән танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

Башта Рөстәм Миңнеханов "СОлНЦе" урта белем бирү интернат мәктәбе"ндә булды. Яздан алып анда дүрт катлы өстәмә бина төзү эшләре башланды. 

 

Обход объектов исторического центра г.Казани

 

Шуннан соң республика лидеры федераль әһәмияткә ия булган "XVIII гасыр Дворяннар җыены кунакханәсе бинасы" мәдәни мирасы объектын карады һәм Рәхматуллин урамы-Кави Нәҗми урамы - Профсоюз урамы- Муса Җәлил урамы тарихи кварталын төзекләндерү планы белән танышты. 

 

Шулай ук Татарстан Президентына КФУның Лобачевский исемендәге лицей бинасын киңәйтү идеясе хакында сөйләделәр, Кави Нәҗми һәм Бауман урамнары киселешендәге "Грандотель" кунакханәсе" ("Свешников йорты,  XIX гасыр башы" ) мәдәни мирас объектын презентацияләделәр. 

 

Обход объектов исторического центра г.Казани

 

Президент Казансу елгасының уң як ярындагы Түбәнаръяк дамбасында булды. Анда җәяүлеләр өчен мәйдан һәм гражданнар өчен күңел ачу объектлары төзү планлаштырыла. 

 

Аннан республика җитәкчесенә Адмирал бистәсе территориясендә Казан адмираллыгының 300 еллыгын бәйрәм итүнең, "Һәлак булган сугышчылар һәйкәле" Спас Нерукотворный храм-һәйкәле"н төзнекләндерүнең кыскача планын сөйләделәр. Төзекләндерү буенча фикер алышуда Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан катнашты. Ул Зилант монастырена илтә торган юлларны төзекләндерүдә Президентның да ярдәм итүен сорады.

Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев