Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә яңартылган Дан аллеясын ачты

Яңартылган мемориаль комплекс территориясендә Мәскәүдән Кремль дивары янындагы Билгесез солдат кабереннән китерелгән мәңгелек ут кабынды.

Бүген Казанның Юдино бистәсендә ремонт-реставрация эшләреннән һәм территорияне төзекләндерүдән соң Дан аллеясы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Юдино бистәсендә яшәүчеләр. Бүген без иң зур бәйрәм - Җиңү көне алдыннан яңартылган Дан аллеясын ачабыз. Бу - сугыш кырында көрәшкән, хезмәт куйган һәм Җиңүне якынайткан кешеләргә хөрмәт билгесе», - диде тантанада катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

  • Бөек Ватан сугышы башыннан 700 мең татарстанлы фронтка киткән һәм шуларның яртысы гына яу кырыннан әйләнеп кайткан.

«Татарстан фронтка 600дән артык төр хәрби продукция озаткан. Һәр алтынчы самолет биредә җитештерелгән, Дары заводы фронтка 100 мең тоннадан артык дары биргән. Безнең авыллар фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән. Биредә ике мәктәп базасында госпиталь оештырылган. Сугыш кырында яки производствода һәркем үз хезмәте белән җиңүне якынайткан», - диде ТР Президенты.

«Без геройларыбызны истә тотарга тиеш. Һәм бу яңартылган аллея алар хөрмәтенә ачыла», - дип өстәде ул.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев