Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов коммуналь хуҗалык реформасына ярдәм фонды җитәкчесе белән очрашты

Татарстан - авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчереп урнаштыру кысаларында Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды белән өстәмә килешү төзегән беренче төбәк.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе Константин Цицин белән очрашты. Алар дәүләт корпорациясе — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә финанс ярдәмен бирү һәм аны файдалану турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

ТКХ фонды идарәсенең 2019 елның 20 декабрендәге карары белән (№ 960 беркетмә) дәүләт корпорациясе — Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының акчаларын авария хәлендәге (2017 елның 1 гыйнварына шундый дип танылса) торак фондыннан гражданнарны күчерүгә Россия Федерациясе субъекты бюджетына, җирле бюджетларга күчерү тәртибенең яңа редакциясе расланган.

Бүген Татарстан белән Фонд арасында Дәүләт корпорациясе — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә финанс ярдәмен бирү һәм аны файдалану турындагы шартнамәгә үзгәрешләр кертү турында килешү имзаланды.

Константин Цицин Рөстәм Миңнехановка Дәүләт корпорациясе — Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә аванс түләвен күчерү турында түләү йөкләмәсен бирде (2020-2021 еллар өчен).

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев