Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов өлкәннәргә азык-төлек алу өчен акча җыю акциясен хуплады

Өлкән яшьтәге кешеләрне коронавирус йоктыру куркынычыннан саклау өчен махсус акция оештырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акциягә кушылды һәм азык-төлек сатып алуга акча күчерде. Акция республика эшмәкәрләре инициативасы белән оештырылган, Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Без бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә һәм игътибарлырак булган саен, бу катлаулы чор да шулкадәр җиңелрәк узачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты акция инициаторларына рәхмәт әйтте, башка эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган кешеләрне изге эштә катнашырга өндәде.

Акция өлкән буынга үз-үзен изоляцияләү шартларында ярдәм итү өчен оештырылган. Бүген гражданнарның бу категориясе авыруга аеруча бирешүчән, шуңа күрә алар өчен куркынычсыз шартлар тудыру мөһим.

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев