Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров Абу-Дабида «Формула-1» узышы финалында очрашты
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров Абу-Дабида «Формула-1» узышы финалында очрашты

Татарстан Президенты кабул итүче як чакыруы буенча ярышларның финал сериясен тамаша кылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Абу-Дабида «Формула-1» узышы финалында очрашты. Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә коллегасы белән төшкән фотосын урнаштырган.

Татарстан Президенты кабул итүче як чакыруы буенча ярышларның финал сериясен тамаша кылды.

 

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Абу-Дабида ТР Президентының берничә очрашуы планлаштырылган иде. Спорт ярышлары сөйләшүләр үткәрү һәм эшлекле элемтәләрне җайга салу урыны да булды, чөнки әлеге мәйданчыкта сәясәтчеләр, икътисадчылар һәм бизнес вәкилләре җыела.

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев