Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендәге Яңа ел чыршысыннан өч баланың теләген башкарачак

Татарстан Президенты Россия Дәүләт Советының соңгы утырышында катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советының иреклеләр үсеше утырышы вакытында Мәскәү Кремлендә куелган Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган өч уенчыкны алды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Советының соңгы утырышы алдыннан Малахит фойесында һәм Александров залында балалар һәм өлкәннәр теләк-хыяллары язылган уенчыклар белән ике чыршы урнаштырылган.

Федераль түрәләргә, министрларга, ведомство һәм төбәк башлыкларына чыршыдан теләк язылган уенчык алып, ул теләкне тормышка ашырырга тәкъдим иттеләр. Хәбәр ителгәнчә, Рөстәм Миңнеханов өч Яңа ел чыршысы уенчыгын алган.

Заседание Государственного Совета Российской Федерации на тему: "О развитии добровольчества (волонтерства) и социальной ориентированности НКО". Проводит Президент Российской Федерации Владимир Владимирович Путин. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Акция шартлары нигезендә, барлык хыяллар 2019 елда тормышка ашарга тиеш.

Оештыручыларның берсе “Минем белән хыяллан” хәйрия проектын тормышка ашыра. Алар тормышларына куркыныч яный торган авыру белән чирләүче 3-17 яшьлек балалар һәм 60 яшьтән өлкән кешеләрнең теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.

  • “Татар-информ” элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскидан килгән малайга Иннополиска сәяхәт оештырып, аның теләген үтәгәнен хәбәр иткән иде.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев