Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты

Илкүләм проектлар буенча утырышта катнашучылар «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәнең төп темасы Россия Президентының 2018 елның 7 маендагы Указы нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты турында фикер алышу булды.

Заседание президиума Совета при Президенте Российской Федерации по стратегическому развитию и национальным проектам. Проводит Председатель Правительства Российской Федерации Дмитрий Анатольевич Медведев. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

«Торак һәм шәһәр мохите» проекты 5 елга исәпләнгән һәм ел саен төзелеш күләмен арттыру хисабына 5 миллион гаилә өчен торак шартларын яхшыртуны күз алдында тота», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Проектның төп максаты - уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү, шулай ук торак төзелеше күләмен елына 120 млн квадрат метрдан да ким булмаган санда арттыру.

«Торак һәм шәһәр мохите» проекты кысаларында уңайлы шәһәр мохитен кардиналь күтәрү, шәһәр мохитенең сыйфат индексын 30 процентка арттыру, имин булмаган мохитле шәһәрләр санын ике тапкыр киметү күздә тотыла.

Заседание президиума Совета при Президенте Российской Федерации по стратегическому развитию и национальным проектам. Проводит Председатель Правительства Российской Федерации Дмитрий Анатольевич Медведев. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Моннан тыш, уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда гражданнарның турыдан-туры катнашуы механизмын булдыру, шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашучы гражданнарның өлешен 30 процентка кадәр арттыру карала. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының бюджеты 1,1 трлн сум тәшкил итә. 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев