Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан халкы Владимир Путин эшчәнлеген хуплый

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә катнашты.

Татарстан халкының өчтән икесе өлешеннән артыгы Россия Президенты Владимир Путинның эшчәнлеген хуплый. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясендә Татарстан Президенты, партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бүген Татарстан халкының өчтән икесеннән артыгы Владимир Путин эшчәнлеген уңай саный һәм аны Россия Президенты вазифасында хуплыйлар. Халыкның 66 проценты республикадагы вазгыять белән канәгать, 36 проценты — тотрыклылыкны, ә 42 проценты республикада уңай үзгәрешләрне билгеләп үтә», — дип сөйләде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, масштаблы бурычларны һәм проектларны гамәлгә ашырганда, Татарстан милли лидер Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ярдәменә таяна.

Ул әйткәнчә, республика Россия Федерациясе субъектлары инвестицион климатының милли рейтингында икенче урында тора, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, тулай төбәк продукты, торак төзү һәм файдалануга тапшыру, ваклап сату әйләнеше буенча Россия төбәкләре арасында беренче унлыкта.

«Икътисадның уңышлы үсеше республика социаль программалары комплексын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Алар үзәктә кеше булган барлык социаль әһәмияткә ия өлкәләргә кагыла. Безнең казанышларыбыз — милләтара һәм конфессияара татулык, хакимиятнең барлык тармаклары белән үзара аңлашу, республика халкының тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Сүз дә юк, бүгенге көндә Татарстан куәтле икътисадлы һәм тотрыклы социаль өлкәле төбәк булып тора, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«8 сентябрьдә кайсы депутатлар корпусын сайлавыбыз республиканың киләчәк үсешен законнар белән тәэмин итүгә, республиканың илкүләм проектларын һәм социаль проектларын гамәлгә ашыруга, Стратегия-2030да куелган максатларга ирешүгә бәйле», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты конференциядә катнашучыларга.

  • Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясе узды. Анда партиянең 45 җирле бүлегеннән 189 делегат, шулай ук алдан тавыш бирү кандидатлары катнашты.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев