Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Рөстәм Миңнеханов Татарстан волейболчыларын котлады

    Татарстан Президенты «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан»га рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол командаларын Россия кубокларын яулаулары белән котлады һәм аларга өчәр млн сумлык сертификат тапшырды.

    Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов берьюлы ике команданы хөрмәтләү беренче тапкыр уза, дип искәртте. «Бүген без беренче тапкыр ике команданы да җыябыз, һәм бу юкка гына түгел. Сәбәп куанычлы: ике команда да Россия Кубогында җиңүче. Сез ачык, компромисссыз уен күрсәттегез, һәм сезнең казанышларыгыз аркасында волейбол спортның бу төрен үстерүгә этәргеч ала», диде.

    Рөстәм Миңнеханов һәр командага рәхмәт хаты һәм өч млн сумлык бүләк сертификатлары тапшырды.

    Аннары сүзне «Динамо-Казан» остазы алды. Ул республика җитәкчелегенә эш һәм куелган бурычларны үтәүгә «искиткеч яхшы шартлар» тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

    «Безнең команданың җиңүе минем өчен абруйлы һәм әһәмиятле, чөнки бу — әти-әниемнең ватаны бит», - дип билгеләп үтте Ришат Гыйләҗетдино, Рөстәм Миңнехановка команда фотокитабын бүләк итеп.

    Ир-атлар волейбол командасының баш тренеры Владимир Алекно тагын да кыскарак булды. «Бик зур рәхмәт безгә битараф булмаганыгыз өчен», диде ул.

    Ул ТР Президентына Россия Кубогы медальләрен һәм барлык волейболчыларның автографлары белән туп бүләк итте.

    Фото: tatarstan.ru

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: