Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнехановка Сочидагы яшьләр фестиваленең истәлек медален тапшырдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Александр Бугаев Казанда очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчесе Александр Бугаев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федераль яшьләр эшләре агентлыгы башлыгы Александр Бугаев Рөстәм Миңнехановка яшьләр фестиваленә әзерлеккә һәм уздыруга керткән саллы хезмәте, республиканың бу чарага күрсәткән ярдәме өчен “2017 елда Сочида XIX бөтендөнья яшьләр студентлар фестивале”нең истәлекле медален тапшырды.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Руководителем Федерального агентства по делам молодежи Александром Вячеславовичем Бугаевым

Тулаем илдә һәм федерация субъектларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, предприятиеләрдә, төбәкләр районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр берләшмәләре, бүлекләре булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Александр Бугаев хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2017 елда Сочида XIX бөтендөнья яшьләр студентлар фестивален уздыру йомгаклары буенча истәлек медален гамәлгә куйды.

 Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев